Башкорт активистын Мөхәммәдьяр шигыре өчен экстремизмда гаепләмәкчеләр

https://www.azatliq.org/a/28612596.html

Башкорт активистын Мөхәммәдьяр шигыре өчен экстремизмда гаепләмәкчеләр

Мөхәммәдьярның Нуры Содур китабы тышлыгы
Мөхәммәдьярның Нуры Содур китабы тышлыгы

Сәгыйть Исмәгыйлев үзен башкорт милли мәнфәгатьләрен яклавы һәм республика башлыгы Рөстәм Хәмитов ышаныч югалтты дигән сүзләре өчен эзәрлеклиләр дип белдерә.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә башкорт милли хәрәкәте активисты Сәгыйть Исмәгыйлев эше карала. Ул XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдъярның шигырен һәм бер язманы социаль челтәрләрдә тараткан өчен экстремизмда гаепләнә.

Исмәгыйлев эшен караган мәхкәмәнең чираттагы утырышы август башында булачак. Бу беренче утырыш түгел инде. Мәхкәмәнең беренче утырышы июнь башында, соңгысы шул ук айның ахырында узды. Исмәгыйлев Азатлыкка ничә утырыш узуын төгәл генә әйтеп бирә алмады. Быел февраль аенда аның өен дә тентегәннәр.

Башкорт халкы мәнфәгатьләрен яклавым һәм республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка ышаныч югалту белдерелгән һәм республика белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында яңа килешү имзаларга кирәклеге турында чыгышымдагы сүзләрем өчен мине башка сәбәпләр табып гаепләргә җыеналар ди Сәгыйть әфәнде.

видео Башкирсского активиста на сайте https://www.azatliq.org/a/28612596.html

2016 елның 10 декабарендә Уфада барлык башкортларның җыены дип аталган чара узды. Анда Хәмитов эшчәнлегенә ризасызлык белдереп Исмәгыйлев: «Без хөкүмәт башында утырганнарга каршы түгел. Без аларның бурычларын, үз өсләренә алган эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаруларын таләп итәбез», дигән иде. Әлеге җыен Хәмитовка ышанычсызлык белдерергә чакырган резолюция кабул итү белән тәмамланды.

Исмәгыйлев Вконтакте сайтындагы үз битенә Мөхәммәдъярның Казан ханлыгы чорында иҗат иткән «Нуры содур» әсәрен һәм тикшерүчеләр милләтара дошманлык тудыра дип бәяләгән башка бер язманы үзе куйганмы, юкмы икәнен төгәл генә әйтә алмый, шикләнә.

«Вконтактеда бу бит минем исем белән аталган. Администраторлар исемлегендә мин, Илшат Гатиятуллин һәм билгесез Катя Петрова бар. Тикшерүчеләр репостны син куйгансың дигәнгә мин төпле генә җавап бирә алмадым. Бәлки мин куйганмындыр. Төпле җавап бирү өчен мин алардан компьютерны кайтаруны сорадым. Чөнки бөтен язмаларны һәм репостларны да мин үземнең архивка да куеп бара идем. Апрель азагында тикшерү беткәч миңа компьютерны кире кайтардылар. Архивта репостлар юк иде», ди Исмәгыйлев.

Мөхәммәдъярның шигырьләре экстремистик язмалар исемлегендә юк, аны басу беркемгә тыелмаган дип тә өсти ул.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Исмәгыйлевнең җәмәгать яклаучысы булып чыгыш ясаучы башкорт милли хәрәкәте активисты Вәлиәхмәт Бәдретдинов Вконтактеда урнаштырылган ике текст өчен җинаять эше ачу мәгънәсез, дип саный.

«Исмәгыйлевне гаепләргә омтылган башкортча язманы һәм Мөхәммәдьярның «Нуры Содур» поэмасының бер өлешен социаль челтәрләрдә бернинди кыенлыксыз табып була. Башкортча язманың авторы миңа билгеле түгел, аның авторы Ишбулды Әбйәлилбаш дип куелган. Бу ике текстка репост ясаган дип Исмәгыйлевне милләтара (татарлар һәм башкортлар арасында – ред.) низаг чыгаруда гаепләмәкчеләр», ди Бәдретдинов.

Ишбулды Әбйәлилбаш исеменнән язылган постта: «Татар нацистары татар ХАМ-эт башҡарыуында Башҡортостанда телевидение, радионы, мәғрифәтте туҙҙырып, емереп үҙҙәрендә татар милли унивеситеты асырға йыйыналар. 1-се ғинуарҙан Башҡортостандағы берҙән бер башҡорт мәнфәғәтен күҙәткән Институт Гуманитарных Исследований ябылды, туҙҙырылды. Институттың эштән сығарып быраҡтырылған элекке хеҙмәткәрҙәре 2 айлыҡ выходной пособие ала алмайҙар әлегә тиклем», дигән юллар да бар [үзгәтелмичә бирелде – ред]. Язма социаль челтәргә 2016 елның 6 мартында куелган.

Исмәгыйлев сүзләренчә, әлеге язмада, бер яктан, һуманитар тикшеренүләр институтын ябу, икенче яктан, Мәрҗани исемендәге институт филиалын ачу турында бара.

«Әлеге авторга бу ошамаган һәм ул башкорт телендә язган. Тәрҗемәдә башкортлар һәм татарлар каршы куелган булып чыккан. Экспертлар бу язманы «милли нигездә дошманлык һәм нәфрәт тудыру» дип бәяләгән. Мин бу тәрҗемәне кулланырга ярамаган дәлил дип тануны һәм минем җинаять эшеннән алуны таләп иттем», ди Исмәгыйлев.

Шагыйрь Мөхәммәдъяр

Шагыйрь Мөхәммәдъяр

Бәдретдинов сүзләренчә, язма авторы Әбйәлилбаш тикшерүчеләргә билгеле түгел һәм ул аларны кызыксындырмый да. «Мөхәммәдъярның әсәрен исә Советлар Берлеге вакытында ук, тарихи һәм мәдәни мирас буларак, татар китап нәшриятлары басты һәм хәзерге татар халкына аның бер катнашы да юк», ди Бәдретдинов.

Азатлык китапханәдән әлеге әсәрнең борынгы татар телендәге оригиналын эзләп табып, чыганак буларак күрсәтелгән 41нче битен ачып карады.

Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, Азатлыкка бу әсәр турында аңлатма биреп, Мөхәммәдьярның Нуры Содур әсәрендәге әлеге юллар бөтен татарларга түгел, шул чордагы яманаты белән танылган бер төркемгә багышлануын әйтте.

Автор: askerbey

татарин, мусульманин, гражданин РФ, но не россиянин. Чл НДП Ватан с 1990 года, Нет такой нации "россиянин" Господь создал народы разными, равными и свободными,значит так и должно быть, Ему виднее.

Оставьте комментарий